7 апрельдә 15 яшь алексеевскилы үзләренең беренче паспортларын алды

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Россия гражданинының төп документын тапшыру тантанасы Алексеевск районы ЗАГС бинасында булды.

Район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә  яшәүче егетләр һәм кызларны тормышларындагы шушы истәлекле вакыйга белән район ветераннар советы рәисе Николай Глазунов, “Заря”(“Таң”) район газетасы редакторы, Әфганстан сугышы ветераны Сергей Кулев һәм ЗАГС начальнигы Валентина Увакина котлады.  Яшь гражданнарны, паспортлардан тыш, истәлекле бүләкләр белән дә бүләкләделәр.

Документны тапшыру Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International