Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылында яшәүче Төхвәтуллина Мөнәвәрә Галимҗан кызына 7 апрель көнне 95 яшь тулды. Төхвәтуллина Мөнәвәрәнең тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны. Төхвәтуллина Мөнәвәрә озак еллар хисапчы булып эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Мөнәвәрә Төхвәтуллинаның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.