Тумышы белән Ромодан егетен 1944 елда армия сафларына хезмәт итәргә алалар hәм 1950 елда гына үзенең туган ягына әйләнеп кайта. Хезмәт итү дәверендә аңа Монголиядә булырга туры килгән. Анда ул әсирлеккә төшкән Япония солдатларын саклаган.
Үзенең түгәрәк юбилее белән ветеранны котларга килделәр: ветераннар советы рәисе Николай Глазунов, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина, ЗАГС мөдире башлыгы Валентина Увакина, шәhәр жирлеге башлыгы депутаты Андрей Егоров.
Кунаклар Анатлоий Сергей улына, Россия Президенты котлавын укып үттеләр, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Үз гомеренә эшләп-яшәгән туган җиреннән юбилярны котларга дип, Ромоданнан кунаклар килделәр. Авыл җирлеге башлыгы Владимир Репин hәм ветераннар Советы рәисе башлыгы Валентина Золотова бүләкләр тапшырды, аңа сәламәтлек, озын гомер теләделәр.