Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Кызыл армия урамындагы паркны реконструкцияләү һәм шәһәр сулыгын төзекләндерүгә багышланган проект-семинарда катнашты. Ул 7 апрель көнне Никахлашу сараенда узды.
Президент ярдәмчесе Наталия Фишман җитәкчелегендәге яшь һәм талантлы архитекторлар, экологлар, проектировщиклар, ландшафт дизайнерлары командасы Бөгелмә шәһәре үзәк сулыгы яр буен төзекләндерү концепциясен тәкъдим итте. Шулай УК бөгелмәлеләрнең яраткан ял итү урыны нинди булырга тиешлеге хакында да киңәшләштеләр. Бу әлге төр проектлау эшләрендә яңа алым, шәһәр халкының үз мөнәсәбәтен белү, үз теләкләрен искә алу бик мөһим.
Паркны төзекләндерү эшләре 2015 елда башланды. Бу елны исә төгәлләү этабы планлаштырыла. Яңа сулыш өрүне шәһәр сулыгы да көтә. Семинар эшен ачып җибәргәндә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров: «Бүген шәһәребезнең якын киләчәктә нинди булачагын билгеләү һәм күзаллау өчен реаль мөмкинлегебез бар», – диде.
Семинарның кызыклы формасы беркемгә дә битараф катнашучы булып кына утырырга рөхсәт итмәде. Эш төркемнәрендә үзара киңәшләшү, шәхси проектларыңны төзү һәм, иң мөһиме, сүз иреге булды биредә. Семинарда катнашкан һәр кеше үз теләкләрен, киңәшләрен җиткерде.