Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

7 апрель көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе булып узды. Аның эшендәдпутатлар, муниципаль хезмәт җитәкчеләре, шулай ук Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге начальнигы да катнашты.

Көн тәртибенә Бөгелмә муниципаль районының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясе, җир белән куллану һәм төзү Кагыйдәләрендәге үзгәрешләр һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләрнең реестрын алып бару тәртибен раслау турындагы мәсьәләләр куелган иде. Шулай ук Татарстан Республикасында һәм Бөгелмә муниципаль районы территориясендә кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм иреген саклау турында доклад тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International