ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2016 ел
якшәмбе

Сезне чын күңелдән Россия Көне белән котлыйбыз!



11
июнь, 2016 ел
шимбә

Россия көне – ул канун һәм гаделлек нигезендә азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм һәр кешенең үзара килешеп яшәве бәйрәме. Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек, гомуми җаваплылык бәйрәме.

        Лениногорск шәһәре һәм районының 11 яшь кыз-егетләре өчен бу көн аерым бер истәлекләр белән тулы булачак, чөнки алар беренче тапкыр кулларына Россия Федерациясе гражданы документы алдылар.

2016 елның 10 июнендә, яшел үзән укучыларына Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы булып узды.


10
июнь, 2016 ел
җомга

Россия көне уңаеннан Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы төстә паспортлар тапшырдылар – яшьләрнең тормышындагы дулкынландыргыч һәм бик мөһим вакыйга. Паспорт алу – ул кеше тормышында мөстәкыйльлек, үз-үзең өчен җаваплылык, зур тормышка аяк басу.

10 июнь көнне Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Иске Чакмак авылында гомер итүче Шәрифуллина Нүрдидә Бәдертдин кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Сарман районы Сарман авылында гомер итүче Хәдичә һәм Дамир Тәхәвиевлар үзләренең Зөбәрҗәт туйларын, бергә яшәүләренең 55 елын билгеләп үттеләр.

2016 елның 09 июнь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды.

Әминә әби Әгерҗе шәһәрендә күп балалы гаиләдә туып-үсә. Язмыш аны бик яшьли туган ягыннан чит җирләргә алып китә. 20 яшендә кияүгә чыгып, ул солдат хезмәтендәге ире Ислам янына Ерак Көнчыгышка күченә.

Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә «Минем шәһәрем. Минем талантым” Талантлар университетының күчмә күргәзмәсе һәм эзләнү квесты узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International