Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә «Минем шәһәрем. Минем талантым” Талантлар университетының күчмә күргәзмәсе һәм эзләнү квесты узды. Чарада җирле үзидарә органнары, предприятие, белем бирү оешмалары вәкилләре, 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Биредә талантлы яшьләрне үстерү, ярдәм итү өчен республика һәм муниципаль программа-проектларыннан күргәзмә оештырылган, шулай ук җитәкчеләр, экспертлар һәм остазлар өчен “Талантларны яклау экосистемасы” эшлекле программасы тәкъдим ителгән иде.
Талантлар университеты – ул кысалар һәм чикләүләрсез урын дигәнне аңлата. Уй һәм идеяләрнең тулы иреге. ГХАТ бүлеге бинасында Бөгелмәнең әнә шундый 300 ләп талантлы баласы килгән иде. Әлеге очрашу диалог, бер-берең белән иркен аралашу формасында узды. Шуңа күрә дә бирегә җыелган һәммәбез, шул исәптән ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә, актив иҗади эшчәнлек атмосферасында “йөзде”. Яшьләр шундый зур энтузиазм белән әзерләде проектларны, шундый зур кызыксыну белән эзләде сорауларга җавапларны, күзләре уттай янды – боларны күрү кирәк иде. Ирексездән үзебез дә аларның энергиясенә бирелдек. Уңышлар сезгә, талантлы яшьләр!