Лениногорск шәһәре һәм районының 11 яшь кыз-егетләре өчен бу көн аерым бер истәлекләр белән тулы булачак, чөнки алар беренче тапкыр кулларына Россия Федерациясе гражданы документы алдылар. Бу олы көнне яшьләрне котлап аларның әти-әниләре генә түгел, шулай ук ТР Лениногорск районы буенча Россия ФМС бүлеге начальнигы Юнусова Лилия Илгиз кызы да килгән иде, ә инде Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге начальнигы Миннигалямова Елена Яков кызы үз чыгышында яшьләрнең бәлки бу көннең ничек тантаналы һәм дулкынландыргыч икәнлегенә төшенеп бетмәүләре турында билгеләп, шулай булса да алар бу көннән башлап киләчәктә олы юлдан горур атларга, олы илнең лаеклы гражданнары буларга, тарихыбызда тирән эз калдырулары турында искәртеп үтте.