Хәдичә һәм Дамир Тәхәвиевларның Зөбәрҗәт туйлары

2016 елның 10 июне, җомга

Сарман районы Сарман авылында гомер итүче Хәдичә һәм Дамир Тәхәвиевлар үзләренең Зөбәрҗәт туйларын, бергә яшәүләренең 55 елын билгеләп үттеләр. Гомер буе тырышып авыр эшләрдә хезмәт куйган бу матур парның тормыш юлы да үрнәк алырлык.  Алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер җиде оныклары, биш оныкчыклары бар. Гаилә башлыгы шофер булып эшләгән. Хәзер 82 яшендә дә үзенең машинасында  йөри. Ә аның 42 ел иң олы ризыгыбыз – икмәк пешерүдә эшләгән хатынын “ипи Хәдичәсе” дип яратып атыйлар Сарманда.

Хәдичә һәм Дамир Тәхәвиевларны чын күңелдән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Тормыш зилзиләләренә бирешмичә, авырлыкларны җиңеп, шатлыкларны бүлешеп, сәламәт булып, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International