Россия көне – ул канун һәм гаделлек нигезендә азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм һәр кешенең үзара килешеп яшәве бәйрәме. Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек, гомуми җаваплылык бәйрәме.
Россия Федерациясе символларының берсе – Дәүләт әләме. Әлеге күркәм бәйрәм алдыннан Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль роайоны башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүче яшь парларны Россия көне белән котлады һәм язылышу турындагы таныклык белән бергә Россия әләме төсләреннән алынган триколор рәвешендәге тасмалар да тапшырды.