Россия көне уңаеннан Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы төстә паспортлар тапшырдылар – яшьләрнең тормышындагы дулкынландыргыч һәм бик мөһим вакыйга. Паспорт алу – ул кеше тормышында мөстәкыйльлек, үз-үзең өчен җаваплылык, зур тормышка аяк басу.
Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортларны Россия Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы бүлеге начальнигы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Ирина Александровна Подгорнова, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге начальнигы Ильвира Илдар кызы Сәгъдиева һәм “Единая Россия” сәяси партиясенең Яшь Гвардия Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Бөгелмә бүлекчәсе җитәкчесе Алексей Сергеевич Мухалёв тапшырдылар.
Илебезнең яшь гражданнарын беренче паспорт алулары белән ихлас котлыйбыз. Россия Федерациясе гражданины дигән исемне һәркайда һәм һәркайчан намус һәм горурлык белән йөртүләрен телибез.