Сезне чын күңелдән Россия Көне белән котлыйбыз!
Бу бәйрәм безнең дәүләтнең тарихи дәвамчанлыгын, аның үзенчәлеген, данлы традицияләрен һәм бай мәдәни мирасын символлаштыра.
Һәркайсыбыз Бөек Ватаныбызның үткәненә, бүгенгесенә, киләчәгенә үз катнашын сизә.
Күпмилләтле халкыбыз традицияләрен саклап, гаилә һәм рухи кыйммәтләрне яңартып, без Ватанга лаеклы киләчәк тәэмин итә алабыз, Россиянең позициясен дөньяда сәяси яктан нык, тотрыклы, икътисади яктан мөстәкыйль һәм социаль җаваплы дәүләт буларак ныгыта алабыз.
Бу бәйрәм көнендә ихлас күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч һәм барлык изге эшләрдә яңа казанышлар телибез!