Әминә әби Әгерҗе шәһәрендә күп балалы гаиләдә туып-үсә. Язмыш аны бик яшьли туган ягыннан чит җирләргә алып китә. 20 яшендә кияүгә чыгып, ул солдат хезмәтендәге ире Ислам янына Ерак Көнчыгышка күченә. Ире сугышта һәлак булгач, Әминә апа туган якларыннан меңнәрчә чакрым ераклыктагы Амур өлкәсендә ике баласы белән ялгызы кала. Балалары үз гаиләләре белән яши башлагач, 68 яшьлек Әминә апа Әгерҗегә әйләнеп кайта. Гасыр яшьтәшен район башлыгы Валерий Макаров, ЗАГС бүлеге начальнигы Лилия Гусманова һәм социаль бүлек хезмәткәрләре котладылар.