8 нче июль көнне тагын бер Аксубай гаиләсе туды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Гөлия һәм Инсаф Сулеймановлар гаиләсен һәм барлык катнашучыларны гаилә көне, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар. Яшь гаилә булачак гаилә юбилейларына барлык кунакларны чакырдылар.
Бу тантаналы бәйрәм көнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы юбилярлары һәм яшь әти-әниләр җыелды. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален алтын юбилярлар Владимир Андрей улы белән Любовь Александр кызы Стукалоларга Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чурин Николай Петрович тапшырды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәмендә 142 юбилей парлар катнашты. Бәйрәмне оештыручылар бәйрәм кунаклары өчен мәктәп укучылары нәфис күргәзмә юбилярларны төзергә – бәхетле гаилә, өлкән яшьтәге парлар чәй артында үзләренен яшьлек елларын искә төшерделәр.
Гаилә – җылы учак. Бары тик гаиләдә генә син бәхетле. Бары тик гаиләдә генә сине сагынып, көтеп торалар.
Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Балык бистәсе районында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.
8 июльдә Татарстан Республикасында бөтен Россиядәге кебек үк "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" билгеләп үтеләчәк. Аның төп максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту.
07 июль көнне Яңа Кырлай авыл җирлегенең Өчиле авыл клубында “ Пар канатлар ” исемле әдәби музыкаль кичә уздырылды. Бәйрәмдә үзләренең 50, 45, 40,35, 25 еллык юбилейларын билгеп үтүче 8 гаилә катнашты. Юбилярларны район мәдәният идарәсе җитәкчесе Р.Р. Мөхетдинов котлады, авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шаяхмәтов Р.Р. истәлек бүләкләре тапшырды.
2016 елның 7 июль көнне районыбыз яшьләре бер мәйданга җыелып бәйрәм итте. Бәйрәмдә иң матур конкурсларның берсе - “Коляскалар парады” булды. Бу конкурс ТР Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан оештырылды. Образ тудыруда фантазияләрен, хыялларын, юмор һәм креативлыкларын эшкә җигеп районыбызның 5 яшь гаиләсе коляскаларын төрле номинацияләрдә бизәлгән килеш күрсәттеләр.Иң яшь катнашучы 4 айлык бала булды.
7 нче июль көнне Минзәлә районы Мәдәният йортында, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап зур бәйрәм үтте. Кунак булып, бәйрәмгә 50, 55, 60, 65 ел бергә матур гомер итүче гаиләләр килде. Барлык кунакларны район башлыгының ярдәмчесе Камил Назмиев кайнар котлады. Чернов Леонид һәм Таисия гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырды. Бу бәйрәмгә район халкы, җитәкчеләр, газета хәм телевидение хезмәткәрләре чакырылган иде.
2016 елның 7 июль көнендә Зур афанас авыл җирлегендә “Гаилә, мәхэббәт һәм тугрылык” көненә багышланган кичә булды.
Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә.
7 июль Гаилә, мәххәббәт һәм тугрылык көне алдыннан район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Сарман районы Петровский Завод авылында яшәүче Флёр һәм Халимә Хуҗиннарга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды.