2016 елның 8 нче июль көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Тантанага икенче балалары туган 5 бәхетле гаилә чакырылган иде. Арча һәм Әтнә районара пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. әти-әниләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлап документларын тапшырды һәм сертификатны ничек һәм нәрсәгә кулланып булуын аңлатты.
Балалар шатлык-куаныч чыганагы. Һәр елның 8 июлендә, Бөтен Россия бәйрәме булган “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнендә Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре бала тудыру йортында яшь әниләрне котлыйлар, бу - инде менә матур гореф-гадәткә әверелгән.
Бәхет гаиләдә туа! Яратудан гына җирдә бәхетле бала туа!
Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, район мәдәният йорты, Песния фонды, ГХАТ бүлеге белән берлектә, Балык Бистәсе муниципаль районында гаиләләргә тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат тапшырылды.
Сабыйның тууын тантаналы рәвештә теркәү – ул чын гаилә бәйрәме. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнендә ТР Лениногорск мунципаль районы Язылышу сараенда Рөстәм белән Римма Нуртдиновлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга зарыгып көтеп алган уллары Самирның тууын теркәү тантаналы рәвештә уздырылды. Шушы матур гаиләгә һәм башка гаиләләргә йортта әби-бабаларның зирәклеген , әти-әниләрнең олы бәхәббәтен һәм бала-чаганың чаң авазы яңгыравын теләп калабыз.
2016 елның 8 июль көнендә Арча районының Иске Чүриле китапханәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган, авыл җирлеге белгәчләре һәм китапханә хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән исемле чара узды. Бәйрәмгә гаиләләренең пыяла, фарфор, көмеш туйларын билгеләүче күп балалы гаиләләр чакырлыган иде.
Бүген 8 июль Рәсәй күләмендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлегендә гаиләдә 2 нче, 3 нче балаларын тудырган әниләргә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Һәм әлбәттә бу тантананың әти-әниләреннән, чакырылган кунакларыннан тыш иң олы кунаклары, шушы бәйрәмне уздыруга сәбәпче булган 3 кыз, 2 малай булдылар.
8 июль көнне Шәле авылында Шагвалиевлар гаилэсен район башлыгы Э.М.Дияров котлады. Аларга медаль “За любовь и верность” һәм грамота тапшырылды. Юсуп абый һәм Нагимә апа гомер буе колхозда эшләделәр. Хәзерге вакытта аларның ике кызы, 9 оныгы бар.
Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александров Сергей Виталий улы һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Еграшкина Елена Иван кызы Шишков гаиләсенә Надежда Максим кызына һәм Николай Семен улына "мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаль тапшырдылар. Гаилә тормышы ерак 1948 елда башланып китә. Шишков гаиләсе дүрт матур кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Татьяна һәм Зинаида яраткан әти-әниләрен котладылар.
2016 елның 8 июлендә Нефть химия паркында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Мәхәббәне саклый белегез!» тантаналы чарасы узды.
2016 елның 8 нче июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Республикакүләм «Аерылышуларсыз көне!» акциясенә кушылдылар.