Балалар шатлык-куаныч чыганагы. Һәр елның 8 июлендә, Бөтен Россия бәйрәме булган “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнендә Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре бала тудыру йортында яшь әниләрне котлыйлар, бу - инде менә матур гореф-гадәткә әверелгән. Зур куаныч һәм зур байлык булып Раминә исемле кызчык Рамил белән Диләрә Шәмгуновлар гаиләсендә, Станислав исемле ир бала Владимир белән Анна Ячиннар гаиләсендә дөньяга килгән. Бу гаиләләргә бары исәнлек-саулык, тигез тормыш һәм җан тынычлыгы теләп, котлау открыткалары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.