Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – күп гаиләләр өчен традицион булган бәйрәм һәм ул үз популярлыгын җыя. Нәкъ менә гаилә кешегә мәхәббәт, дөнья ямьлеген бүләк итә.
2016 елның 8 нче июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Республикакүләм «Аерылышуларсыз көне!» акциясенә кушылдылар.
Идарә хезмәткәрләре, медиация курсларын узган, «Эйдос» психологик ярдәм итү үзәге психологлары белән берлектә, аерылышу карарын кылган гаиләләргә психологик ярдәм итү консультацияләрен күрсәтте.
Бу көнне никахлашкан яшь парлар, «Нәфис ромашка» акциясендә катнаштылар. Кияүләр һәм кәләшләр чәчәк таҗында җылы котлау сүзләрен яздылар һәм ромашка композициясен ясадылар.