2016 елның 8 нче июль көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Тантанага икенче балалары туган 5 бәхетле гаилә чакырылган иде. Арча һәм Әтнә районара пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. әти-әниләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлап документларын тапшырды һәм сертификатны ничек һәм нәрсәгә кулланып булуын аңлатты. Шулай ук тантанада катнашкан аналарны “Россельхозбанк” җитәкчесе Абзалова Э.Р. котлады. Сертификат ияләренә бүләкләр тапшырылды. Гаиләләргә бәхетле озын гомер, нык сәламәтлек, зур уңышлар телибез.