2016 елның 8 июлендә Нефть химия паркында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Мәхәббәне саклый белегез!» тантаналы чарасы узды.
Оештыручылар булып, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм ҖАҖ «Түбән Кама нефть химиясе» чыгыш ясады.
Түбәнкамалылар никах теркәү, игезәкләрнең исем кушу тантанасын, 50 дән артык балалар белән җыелган «әниләр парадын» һәм «Түбән Каманың 50 еллыгына 50 мәхәббәт юбилее» проекты кысаларында, 11 пар хөрмәтләү тантанасын карый алдылар.
Нефть химиячеләр паркы сәхнәсендә Түбән Кама муниципаль районының атказанган дүрт парга «Гаилә – Түбән Кама горурлыгыбыз» конкурсы җиңүчеләренә, Бөтенрәсәй бүләге – «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.
Шулай ук, 7 июль көнне Олы Афанас авылында күп балалы гаиләгә тагын бер медаль тапшырылды.