07 июль көнне Яңа Кырлай авыл җирлегенең Өчиле авыл клубында “ Пар канатлар ” исемле әдәби музыкаль кичә уздырылды. Бәйрәмдә үзләренең 50, 45, 40,35, 25 еллык юбилейларын билгеп үтүче 8 гаилә катнашты. Юбилярларны район мәдәният идарәсе җитәкчесе Р.Р. Мөхетдинов котлады, авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шаяхмәтов Р.Р. истәлек бүләкләре тапшырды.