Коляскалар парады

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 7 июль көнне районыбыз яшьләре бер мәйданга җыелып бәйрәм итте. Бәйрәмдә иң матур конкурсларның берсе - “Коляскалар парады” булды. Бу конкурс ТР Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан оештырылды. Образ тудыруда фантазияләрен, хыялларын, юмор һәм креативлыкларын эшкә җигеп районыбызның 5 яшь гаиләсе коляскаларын төрле номинацияләрдә бизәлгән килеш күрсәттеләр.Иң яшь катнашучы 4 айлык бала булды.

Безнең районда актив, талантлы, сәнгатькә гашыйк гаиләләр, әти-әниләр бик күп булуына тагын бер кат инандык. Бүгенгедәй матур бәйрәм мизгелләрен  алар үз балаларына гына түгел, тирә-юньдәгеләргә дә бүләк иттеләр. Җиңүче яшь гаиләләргә махсус бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Бер катнашучы да бүләкләрсез калмады, конкурста катнашкан калган гаиләләргә дә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге бәйрәмнең яшьләр көне һәм 8 июль көнне билгеләп үтәчәк «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне белән бер тирәдә узуы аеруча әһәмиятле. Гаиләнең нигезе - тигез мәхәббәт, бер-береңне аңлап яшәу тәэмин итә. Гаилә һәркем өчен һәрвакыт ышанычлы, сыеныр урын булып кала. Ә бүгенге коляскалар парады хыялларга чик булмавын күрсәтте, бигрәк тә дус, тату, яратып яшәүче гаиләләр түгәрәгендә. Нәкъ менә шундый мәхәббәтле мөхиттә, бер-береңә хөрмәт һәм ихтирам булганда балаларыбыз да яңалыкка омтылыш, матурлыкны күрә белү сәләте көчле булачак.

Иң соңгы никахларын рәсмиләштергән пар, паспорт алучы яшь гражданнарыбыз да бу бәйрәм чарасында бүләкләнеп үттеләр.

Элеге төр конкурсларны үткәрү гаиләнең әһәмиятен, кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен үстерә, гаиләләрнең потенциалын ачуга мөмкинлекләр тудыра, актив социаль билгеләнешләрен һәм яшьләр арасында әти-әни булу җаваплылыгын формалаштыруга юнәлтә.

Бәйрәм салют белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International