Бу тантаналы бәйрәм көнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы юбилярлары һәм яшь әти-әниләр җыелды. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален алтын юбилярлар Владимир Андрей улы белән Любовь Александр кызы Стукалоларга Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чурин Николай Петрович тапшырды.
Шушы матур гаиләне авылдашлар, дуслар, якын туганнар котлады.