ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 20 октябрь көнендә Түбән Кама муниципаль район ГХАТ идарәсендә 3000 бала туу турында акт язмасы төзелде.


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Әлеге парлар казанлылар өчен үрнәк булып торалар. Озак еллар дәвамында алар мәхәббәт, үзара хөрмәт итү, дуслык сыйфатларын саклап кала алганнар, җәмгыятькә лаеклы балалар үстереп хәзерге вакытта оныкларга куанып яшиләр.

18 октябрьдә район администрациясенең актлар залында Татарстан Республикасы Менделеев районы предприятие, учреждение, оешма житәкчеләренең атналык киңәшмәсе узды. 

Мәсхүт Борхан улы һәм Суфия Гомәр кызы, 55 ел элек булган кебек, кабат үзләрен  кияү һәм кәләш ролендә тоя алдылар. Алар өчен Мендельсон маршы, иң ихлас котлау яңгырады, тормыш корып җибәргән бәхетле көннәрен бергәләп искә төшерделәр.

     2016 елның 19 октябрь  көнендә Түбән Кама шәһәрендә “Өмет” тернәкләндерү үзәгенең 25 еллыгына багышланган чарада “ Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать тыюлык-музее “Казан Кремле” директоры, “Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимагый оешмасы рәисе, ЮНЭСКО эшләре буенча Татарстан Республикасы комиссиясе рәисе Зилә Вәлиева катнашты.


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Актаныш районы Ахун авылы тыл ветераны Адиева Нәсимә Ялил кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.

18 октябрьдә Апас районы Иске Йомралы урта мәктәбендә “ Балам тәрбияле булсын, яхшы укысын дисәң....”дигән темага әтиләр Советының чираттагы утырышы булып узды.  Бала үскән саен, аның җаваплылыгы арта, ата - анадан күбрәк игътибар сорала.

КСЦО "Ышаныч" психологы Элина Викторовна Миронова булачак гайлә парлары белән очрашу үткәрде. Элина Викторовна гаилә, мәхәббәт кыйммәтләре турында сөйләде, бәхетле гайлә тормышы серләрен ачты.

 


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 17 октябрендә "Казан" Гаилә үзәгендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең коллегия утырышы узды. Коллегия утырышында көн тәртибенә Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләсе чыгарылган иде: 2016 елның 9 ае нәтиҗәләре һәм киләчәккә бурычлар.


16
октябрь, 2016 ел
якшәмбе

Инде менә Лениногорск шәһәренең ГХАТ  бүлегендә чираттагы игезәк балаларның тууы рәсми рәвештә теркәлде. Корсаков Сергей белән Анастасиянең игезәк балалары туу белән гаилә күп ишлегә әверелде. Чын күңелдән бу гаиләгә исәнлек-саулык, озын матур гомер телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International