Мәсхүт Борхан улы һәм Суфия Гомәр кызы, 55 ел элек булган кебек, кабат үзләрен кияү һәм кәләш ролендә тоя алдылар. Алар өчен Мендельсон маршы, иң ихлас котлау яңгырады, тормыш корып җибәргән бәхетле көннәрен бергәләп искә төшерделәр.
Юбилярлар - бөек хезмәтчәннәр, бик ярдәмчел, кайгыртучан кешеләр. Алар өчен йорт, балалар һәрчак мөһим булган. Һәрвакыт намус белән һәм тулаем бирелеп хезмәт юлын үткәннәр. Алар - хезмәт алдынгылары, мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр, Мәсхүт Борханович хезмәт Ветераны.
Мәсхүт Борханович һәм Суфия Гомәровна "Казан" гаилә Үзәгенең Мактау китабына имзалар куйдылар, шулай ук аларга тантаналы төстә зөбәрҗәт юбилей уңаеннан таныклык тапшырылды.