15 октябрь көнне Теләче авылында “Үз агачыңны утырт!” акциясе кысаларында агач утырту өмәсе үтте. Өмә барышында Теләче үзәк ял паркына Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаенннан 25 төп каштан агачы, ә Теләче Сабантуе уза торган паркка Саба урман хуҗалыгының Ленин урманчылыгыннан кайтартылган 500 төптән артык чыршы агачлары утыртылды. Әлеге өмәдә районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге дә үзеннән өлеш кертте.
Рафис Нотфулла улы һәм Мөршидә Газиз кызы Нотфуллинар 2016 елның 15 октябрендә алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар өч бала тәрбияләп устерделәр. Рафис Нотфулла улы колхозда алдынгы механизатор иде. Мөршидә Газиз кызы озак еллар Өнсә мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирде. Бугенге көндә Мөршидә апа иҗтимагый эш белән шөгелләнә - авылның ветераннар Советы рәисе булып тора.
2016 елның 15 октяберендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә чираттагы “Юнона” булачак гаилә мәктәбе дәресе үтте.
Чираттагы гаилә белеме дәресе узды Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә. Бу юлы бездә кунакта Бөгелмә шәһәре һөнәри-педагогика көллиятенең 1 нче курс студентлары булды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре аларга үзләренең хезмәт үзенчәлекләре, акт язуларын теркәү турында сөйләделәр.
Юбилярларга район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б. Мухамадиева район башлыгының котлау хатын тапшырды. Истәлек бүләкләре бирде. Кичә концерт номерлары белән аралашып барды. Юбилярларны хезмәттәшләре, балалары, оныклары котлады.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Актаныш муниципаль районында өлкән яшьтәге автор һәм башкаручыларның үзешчән сәнгать концерт–күргәзмәсе үтте.
Өлкәннәр декадасы кысаларында, район мәдәният сараенда өлкән яшьтәге автор һәм башкаручыларның үзешчән сәнгать концерт–күргәзмәсе үтте. Чара башланыр алдыннан, район мәдәният йорты фойесында «Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул!» фотокүргәзмәсе оештырылган иде.
14 яше тулган егетләр, кызлар һәм һәр Россия гражданины өчен бу мөһим, әһәмиятле вакыйга.
"Энергетик" мәдәният сарае концертлар залында дәүләт һәм муниципаль хезмәт ветераннар өчен джаз концерты узды. Бу чара Чаллы шәһәренең өлкән буын ункөнлеге кысаларында узды.
2016 елның 12 октябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә шәһәр фотографлары арасында “ Түбән Кама балалары – 2016” дип исемләнгән Бөтендөнья балалар көненә багышланган иҗат фоторәсемнәр бәйгесе старт алды.
КСЦО "Ышаныч" психологы Элина Викторовна Миронова булачак гайлә парлары белән очрашу үткәрде. Элина Викторовна гаилә, мәхәббәт кыйммәтләре турында сөйләде, бәхетле гайлә тормышы серләрен ачты.