Чираттагы гаилә белеме дәресе узды Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә. Бу юлы бездә кунакта Бөгелмә шәһәре һөнәри-педагогика көллиятенең 1 нче курс студентлары булды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре аларга үзләренең хезмәт үзенчәлекләре, акт язуларын теркәү турында сөйләделәр. Гаилә, гаилә кыйммәтләре турында да сөйләделәр. Соңыннан 18 студент язылышу тантанасында катнашты. Очрашу истәлеккә фотосессия белән тәмамланды.