Әлеге чарада түбәндәге җирлекләрдән юбилярлар катнашты:
1. Шәймарданов Шәмсемөхәмәт Шәймәрдән улы һәм Шәймарданова Балхис Шайхелгали кызы - Солтангол авылыннан.
2. Фарсыев Зөфәр Фарсый улы һәм Фарсыева Рәзинә Шәйхморза кызы - Аеш авылыннан.
3. Хәйдәров Артур Мирсәгыйть улы һәм Хәйдәрова Нурания Миннәхмәт кызы - Куян авылыннан.
4. Сарваров Васил Каюм улы һәм Сарварова Минсафа Гыйлфанетдин кызы – Куян авылыннан.
5. Габбасов Әхнәф Әбел улы һәм Мутина Фәридә Гавас кызы - Актаныш авылыннан.
Юбилярларга район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б. Мухамадиева район башлыгының котлау хатын тапшырды. Истәлек бүләкләре бирде. Кичә концерт номерлары белән аралашып барды. Юбилярларны хезмәттәшләре, балалары, оныклары котлады.