15 октябрь көнне Теләче авылында “Үз агачыңны утырт!” акциясе кысаларында агач утырту өмәсе үтте. Өмә барышында Теләче үзәк ял паркына Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаенннан 25 төп каштан агачы, ә Теләче Сабантуе уза торган паркка Саба урман хуҗалыгының Ленин урманчылыгыннан кайтартылган 500 төптән артык чыршы агачлары утыртылды. Әлеге өмәдә районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге дә үзеннән өлеш кертте.