Бүген "Казан" гаилә Үзәгенә әле күптән түгел генә алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткән 30 пар чакырылды.

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Әлеге парлар казанлылар өчен үрнәк булып торалар. Озак еллар дәвамында алар мәхәббәт, үзара хөрмәт итү, дуслык сыйфатларын саклап кала алганнар, җәмгыятькә лаеклы балалар үстереп хәзерге вакытта оныкларга куанып яшиләр.

 

Бу көнне алар үзләрен янә кияү белән кәләш ролендә итеп хис иттеләр, Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләккә ия булдылар.

 

Очрашу ахырында юбилярлар "Казан" гаилә Үзәгенең  күзәтү мәйданчыгына күтәрелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International