2016 елның 20 октябрь көнендә Түбән Кама муниципаль район ГХАТ идарәсендә 3000 бала туу турында акт язмасы төзелде.
“Юбилей” кыз сабый Илдар һәм Алинә Хәмидуллиннар гаиләсендә туа. Әти – әнисе нәнигә Диләрә дип исем кушалар.
Түбән Кама никахлушу Сараеның төп залында бәхетле ата-анага тантаналы рәвештә дәүләт тарафыннан билгеләнгән олы документ, туу турында таныклык тапшырыла.