Түбән Каманың яңа музеенда Зилә Вәлиева булып китте.

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

      2016 елның 19 октябрь  көнендә Түбән Кама шәһәрендә “Өмет” тернәкләндерү үзәгенең 25 еллыгына багышланган чарада “ Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать тыюлык-музее “Казан Кремле” директоры, “Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимагый оешмасы рәисе, ЮНЭСКО эшләре буенча Татарстан Республикасы комиссиясе рәисе Зилә Вәлиева катнашты.

    Шулай ук, Зилә Вәлиева күптән түгел ачылган, Татарстан Республикасы рәссамы Әхсән Фәтхетдинов исемендәге музеда да булды.

    Экскурсияне Түбән Кама  муниципаль  районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе, “Түбән Кама Хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы әгъзасы Бэлла Махотина оештырды. Әңгәмә барышында никах сарае җитәкчесе женсоветның мөһимлеген билгеләп үтте, имин гаилә образын популярлаштыру, гаилә институтын ныгыту һәм пропагандалау турында нинди эшләр барганлыгын сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International