Планеркадагы чыгыш

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

18 октябрьдә район администрациясенең актлар залында Татарстан Республикасы Менделеев районы предприятие, учреждение, оешма житәкчеләренең атналык киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район башлыгыныңурынбасары Галиева Лейсан Камилевна алып барды.

Киңәшмәдә:

- район hәм шәhәрдәге оператив хәл турында Россия Эчке Эшләр Министырлыгының Менделеев районы буенча житәкчесенең урынбасары - Симков Василий Владимирович чыгыш ясады;

- Менделеев муниципаль районы Советы hәм башкарма комитетының үткән атнадагы эш нәтижәләре hәм киләсе атнада үткәреләчәк чаралар турында Аппарт Советының оештыру бүлеге башлыгы - Мухамадеева Лилия Камильевна сөйләде;

- жаваплыгы чикләнгән «Менделеев автотранспорт предприятиесы» эшчәнлеге турында аның директоры - Колобанов Игорь Владимирович чыгыш ясады;

- 2016 елның 9 аенда үткрелгән эш нәтижәләре турында Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы - Козырева Фаина Валентиновна хәбәр итте: 2016 елнын 9 аенда теркәлгән гражданлык хәле актлары саны – 809, 251 туучы, 120 өйләнүшечеләр теркәлгән. 2016 елның 3 квартал нәтижәләре буенча үлүчеләр саны 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда 39 очракка кимрәк.

Киңәшмәдә шулай ук игътибар үзәгендә булган башка сораулар да янгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International