Әтиләр Советының чираттагы утырышы

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

18 октябрьдә Апас районы Иске Йомралы урта мәктәбендә “ Балам тәрбияле булсын, яхшы укысын дисәң....”дигән темага әтиләр Советының чираттагы утырышы булып узды.  Бала үскән саен, аның җаваплылыгы арта, ата - анадан күбрәк игътибар сорала. Баланың акыл үсеше,әхлакый сыйфатлары тирә- юньдәгеләргә мөнәсәбәте,белемгә, хезмәткә мәхәббәте гаиләдә формалаша. Барлык тәрбия эше дә шуңа юнәлгән булырга тиеш. Бала тәрбиясе өчен гаиләнең бердәмлеге, ныклыгы, аның бала җанлы,белемгә омтылышы булуы төп шарт булып тора. Тәрбия дә, белем бирү дә бер-берсеннән аерылгысыз. Балага  белем бирмичә генә, тәрбия биреп булмый, ә теләсә нинди белем тәрбияви тәэсир итә.

 Әтиләр Советы бик күп сорауларга җавап табуда, үзләрен борчыган проблемаларны  хәл итүдә бергәләп  сөйләшеп, фикер алышып  тәҗрибә уртаклаштылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International