2016 елның 18 ноябрендә, Балаларга бөтенроссия хокук ярдәме күрсәтү көнендә, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге бала хокуклары мәсьәләләре буенча халыкны киңәйтелгән кабул итүдә катнашты. Гражданнарны кабул итүдә кызыксындырылган ведомство: попечительлек һәм опека бүлеге, прокуратура, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек, җәзаларны үтәүнең җинаять-башкару инспекциясе, суд приставлары, адвокат һәм нотариаль контора хезмәтләре, социаль яклау бүлеге идарәсе, мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты.
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы базасында 17 ноябрь көнне “Гаилә – ул бәхет ачкычы” дип аталган түгәрәк өстәл формасында чара үткәрелде. Әлеге чара райондагы аерылышучы парлар санын киметүгә юнәлдерелгән иде.
Югары курс студентлары ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, суд һәм прокуратура органнары, дин вәкилләре, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау хезмәткәрләре белән очраштылар.
18 ноябрь көнне Ютазы районы Башкарма комитетында балиг булмаган балаларга бушлай юридик хезмәт күрсәтү йөзеннән халык кабул итү көне уздырылды.Ул көнне чарага 9 кеше килде һәм алар балаларның хокукларын яклау буенча кнсультация алдылар. Шул уңайдан аларга балаларның югалган документларын һәм төрле справкалар алу юлларын да аңлаттылар.
18 ноябрьдә Халыкара бала көне уңаеннан Шахмай авылы М.Фәйзи музеенда “Балачакның күңелле мизгелләре” әңгәмәсе уздырылды.Әңгәмәгә мәктәпнең 1-4 сыйныф укучылары чакырылган иде. Музей җитәкчесе Г.Сабирова аларга 1954 нче елны ООН генераль Ассамблеясе тарафыннан Халыкара бала көне билгеләп үтелүе турында сөйләде.Бөтен балалар да уңай шартларда, дөрес тәрбия алырга тиеш.
Әлеге чара республикабыз өчен шактый зур әһәмияткә ия. Мәгълүмати-хокукый агарту балаларда һәм аларның ата-аналарында хокукый өлкәдә ышаныч һәм мөстәкыйльлек хисе тәрбияли, шуның белән аларның хокукый активлыгын арттыра. Балалар һәм ата-аналарга үз хокукларын аңлату аларны иҗтимагый тормышта катнашырга этәрә, гражданлык хисләре тәрбияли.
Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 428 сабый теркәлде: 227 малай һәм 201 кыз. Иң кечкенә бала 1120, ә иң зуры – 4890 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 41 яшь.
Балаларга хокук ярдәме күрсәтү көнне – 18 ноябрьдә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Гаилә белеме дәресе узды. Хезмәткәрләр Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятенең беренче курс студентлары һәм булачак банк хезмәте белгечләре белән гаилә, бәхетле гаилә сыйфатлары турында сөйләштеләр. Үзләренең эш үзенчәлекләрен, 20, 50, 80, 100 ел элек теркәлгән һәм хәзерге акт язуларын күрсәттеләр. Шулай ук “Гаилә-никах мөнәсәбәтләрендә хокукый база” темасына фикер алыштылар.
Яңа елга озак дип уйласагыз- бик ялгышасыз. Бүген Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә яңа язылышучыларны котларга Кыш бабай үзе килгән иде.
17 ноябрьдә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә " МББУ "Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндə 10-11 сыйныфлар укучылары өчен Гаилә"дәресе узды.
2016 елның 18 ноябрь көнендә, гадәти булмаган, әкияти бәйрәм – “Кыш Бабай туган көне” “ Гаилә” шәһәр паркында узды.