Халыкара бала көне

2016 елның 18 ноябре, җомга

18 ноябрьдә Халыкара бала көне уңаеннан Шахмай авылы М.Фәйзи музеенда “Балачакның күңелле мизгелләре” әңгәмәсе уздырылды.Әңгәмәгә мәктәпнең 1-4 сыйныф укучылары чакырылган иде. Музей җитәкчесе Г.Сабирова аларга 1954 нче елны ООН генераль Ассамблеясе тарафыннан Халыкара бала көне билгеләп үтелүе турында сөйләде.Бөтен балалар да уңай шартларда, дөрес тәрбия алырга тиеш.

Әңгәмә ахырында алар әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр, презентация карадылар/ Гөлнара апалары уңышлар теләп озатып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International