Казанлылар үз балаларына Матвей, Макар, Егор, Милана, Элина исемнәрен бирделәр.

2016 елның 18 ноябре, җомга

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 428 сабый теркәлде: 227 малай һәм 201 кыз. Иң кечкенә бала 1120, ә иң зуры – 4890 грамм.  Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 41 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр Матвей, Макар, Егор, Милана, Элина, Варвара, Артем, Амина, Данил. Самые редкие имена, которыми родители назвали своих малышей: Алана, Изабелла, Минтимер, Мирра, Янина, Лука, Савелий, Мия, Агата, Райана.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 168 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь каләш белән кияүгә 18  һәм 19 ел, иң олы кияүгә – 80, каләшкә – 69 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International