Балаларга хокук ярдәме көнендә Гаилә белеме дәресе

2016 елның 18 ноябре, җомга

Балаларга хокук ярдәме күрсәтү көнне – 18 ноябрьдә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Гаилә белеме дәресе узды. Хезмәткәрләр Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятенең беренче курс студентлары һәм булачак банк хезмәте белгечләре белән гаилә, бәхетле гаилә сыйфатлары турында сөйләштеләр. Үзләренең эш үзенчәлекләрен, 20, 50, 80, 100 ел элек теркәлгән һәм хәзерге акт язуларын күрсәттеләр. Шулай ук “Гаилә-никах мөнәсәбәтләрендә хокукый база” темасына фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International