Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә "Гаилә" фəне буенча дəрес узды.

2016 елның 18 ноябре, җомга

17 ноябрьдә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә " МББУ "Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндə 10-11 сыйныфлар укучылары өчен Гаилә"дәресе узды. Чараның максаты өлкән сыйныф укучыларын, яшьләрне гаилә тормышы ɵйрəтү, гражданлык хәле актларын теркəү органы үзенең эшчәнлеге турында таныштырды.

Бүлек мɵдире Наталья Кадырова өлкән сыйныф укучыларын ГХАТ органнарының оешу тарихы белән таныштырды. 2016 елның 10 ай нәтиҗәләре буенча ГХАТ бүлегенең төп эшчәнлеге, статистическа мәгълүматлары төрләре буенча: гражданлык хәле актларын теркәү, никах, тантаналы чаралар, туйлар билгеләп үтүне, сертификатлар тапшырылу, ана капиталы, 14 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданнарына паспорт тапшырган фоторәсемнәр, альбомнар белән таныштырды. Ахырында өлкән сыйныф укучылары үз гаиләлəренең шаҗəрə агачларын тɵзеделəр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренə бу очрашуда алган бик күп яңа һәм файдалы мәгълүматлəр өчен укучылар рәхмәт белдерделәр .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International