ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 17 ноябрендә Чистай Никахлашу йортында муниципаль районнар һәм шәһәр территорияләрен стратегик планлаштыру һәм үстерү буенча магистраль программа нигезләрендә Казан Федераль Университеты  магистрлары һәм бакалаврлары төркеме булып китте.

17 нче ноябрь көнне Азнакай шәһәре буенча Татарстан Республикасы Росреестр идарәсендә "Бердәм консультацияләр көне" булып узды.

Традиция буенча, бу көнне төрле оешмалар: Росреестр, Кадастр палатасы, Пенсия фонды, Салым хезмәте белгечләре  милекчелек хокукын рәсмиләштерү буенча консультация алып бардылар. Шулай ук азнакайлылар ГХАТ бүлеге белгечләреннән дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү буенча тәҗрибәле җавап алдылар.

Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Большакова, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп, әниләргә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның котлавын укыды һәм сабыйлары туган әти-әниләргә бүләкләр тапшырды.

  Өстәмә офис “Автоградбанк” җитәкчесе И.В.Гавчева  әти-әниләрне әлеге банк аша, ана капиталы ярдәмендә, ипотека вариантлары белән таныштырды һәм сувенирлар тапшырды.

Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның   19 мәктәп укучысына  тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.

    Югары Ослан муниципаль районының 85 еллыгы уңаеннан  Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә ире - хатынлы Назаров Валентин Николай улын һәм Вагина Елена Александр кызын  котладылар.

Сәмәкәй авыл җирлегенә караган Сәет авылында яшәүче хезмәт ветераннары Габдрахмановлар Тахир абый һәм Сәйделҗинан апа гаилә корып яшәүләренә 60 ел тулу уңаеннан юбилейларын  билгеләп үттеләр. Аларны  район Башлыгы исеменнән  администрациясе  белгечләре килделәр. Юбилярларны  котлап, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.

17 ноябрь көнне Питрәч районнында бердәм консультация көне үтте. Барлык теләүчеләр Пенсия фонды, ГХАТ  бүлеге, БТИ һәм башка специалистларга мәрәҗәгәть итә алдылар.

Аны әлеге бәйрәме белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова. Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин. Хражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Тимерханова Әнисә тәбрикләделәр.

Яңа туган Алиса Ратдмир кызы Сагитова 11 000 туу турында таныклык алды


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

           Айбаш авылында гомер итүче Әхмәрова Мөнәвәрә Галлям кызы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ялгыз яшәсә дә, юбилей көнне өеннән кеше өзелмәде: район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров дә тәбрикләде, мәданият хезмәткәрләре җыр-моңнары белән куандырдылар, туган-тумачалары зур табын әзерләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International