17 нче ноябрь көнне Азнакай шәһәре буенча Татарстан Республикасы Росреестр идарәсендә "Бердәм консультацияләр көне" булып узды.
Традиция буенча, бу көнне төрле оешмалар: Росреестр, Кадастр палатасы, Пенсия фонды, Салым хезмәте белгечләре милекчелек хокукын рәсмиләштерү буенча консультация алып бардылар. Шулай ук азнакайлылар ГХАТ бүлеге белгечләреннән дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү буенча тәҗрибәле җавап алдылар.