Сәмәкәй авыл җирлегенә караган Сәет авылында яшәүче хезмәт ветераннары Габдрахмановлар Тахир абый һәм Сәйделҗинан апа гаилә корып яшәүләренә 60 ел тулу уңаеннан юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларны район Башлыгы исеменнән администрациясе белгечләре килделәр. Юбилярларны котлап, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
Габдрахмановлар гаиләсе бугенге көндә тигез булып, пар канат булып матур гомер кичерәләр. Гаиләдә 5 бала тәрбияләнеп үскән. Хәзерге көндә 8 оныклары һәм 5 оныкчыклары бар.