2016 елның 18 ноябрь көнендә, гадәти булмаган, әкияти бәйрәм – “Кыш Бабай туган көне” “ Гаилә” шәһәр паркында узды.
Бәйрәм кысаларында баш Кыш Бабайны сайлау бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә һәрбер түбәнкамалы катнаша ала иде. Шулай итеп уннан артык Кыш Бабай көч сынашты. Һәм иң күп бал җыйган НТР медиа-холдингы хезмәткәре Рафаэль Ракипов баш Кыш Бабай титулын яулады.
Жюри әгъзалары арасында булган ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина бәйрәм барышыннан, чыгыш ясауларның осталыгыннан һәм сценарийдан, гомүмән бәйрәм кичәсеннән канәгать калды.