Нурлат шәһәрендә балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында чара оештырылды

2016 елның 18 ноябре, җомга

Әлеге чара республикабыз өчен шактый зур әһәмияткә ия. Мәгълүмати-хокукый агарту балаларда һәм аларның ата-аналарында хокукый өлкәдә ышаныч һәм мөстәкыйльлек хисе тәрбияли, шуның белән аларның хокукый активлыгын арттыра. Балалар һәм ата-аналарга үз хокукларын аңлату аларны иҗтимагый тормышта катнашырга этәрә, гражданлык хисләре тәрбияли.

 Беренче чиратта, тормышында төрле авырлыклар белән очрашкан балаларга өстенлек бирелде. Әлеге чарада хокук саклау органнары, мәгариф белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, суд приставлары, ГХАТ бүлеге белгечләре һәм башка ведомстволардан белгечләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International