21 ноябрь көнне Ютазы районы Ташкичү авылында яшәүче Минзифа апа Исанбаева гомеренең туксанынчы көзен каршы алды. Ул буген матур котлау сүзләре һәм бүләкләр кабул итте. Юбилярны котларга аның күп санлы укучылары, якыннары, авылдашлары килде. Минзифа апаны бу матур бәйрәме белән авыл җирлеге хезмәткәрләре дә тәбрик итте.
2016 нчы елның 21 нче ноябрь көнендә Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында яшәүче Хәмидә Сәфиуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев , балалары, якыннары, туганнары килгән иде. Һәркайсы Хәмидә әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен житкерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 19 ноябрь көнне Россия белән Германия гражданиннары арасында никах рәсмиләштерелде. Анна белән Мартин Хандлосер үзара инглиз телендә аралашалар. Ләкин Анна инде немец телен үзләштерә башлаган, Мартин да рус телен өйрәнә. Яшь пар тормыш итәргә Германиягә күчәргә ниятли.
Баларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә Балык бистәсе районында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.
Менә шундый девиз астында бүген Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарама комитеты ГХАТ бүлегендә, балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында, “Гаилә” дәресе булып узды.
2016 елның 17 һәм 18 ноябрьдә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенең хезмәткәрләре, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көннендә, 15 нче һәм 20 нче номерлы мәктәпләрдә, 10 нчы сыйныф укучыларына «ЗАГС органнарының хокукый нигезләр эшчәнлекләре һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә 2015 елның һәм 2016 елның -10 аеның дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү " темасына дәресләр үткәрделәр.
2016 елның 21 ноябренда Яшел Үзән муниципаль районы Васильево башкарма комитеты тантаналы рәвештә никахны теркәү залында, "агач" гаилә тормышы юбилярларын тантаналы хөрмәтләү узды. Чернов Алексей Алексей улы һәм Ольга Анатолий кызы уртак никахта 5 бәхетле ел яшиләр.
20 ноябрь көнне Баулыда Августа Иван кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен ресторанда билгеләп үтте. Ул кайчандыр бу ресторанны бизәкләүдә катнашкан иде. Чөнки лаеклы ялга чыкканчы Августа апа маляр булып эшли.
2016 елның 20 нче ноябрь көнендә Теләче районы Казаклар авылында яшәуче тыл ветераны Гәрәева Шәмсениса Хабибулла кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Шәмсениса апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Якшәмбе университеты ачылды.