Германия кияве

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 19 ноябрь көнне Россия белән Германия гражданиннары арасында никах рәсмиләштерелде. Анна белән Мартин Хандлосер үзара инглиз телендә аралашалар. Ләкин Анна инде немец телен үзләштерә башлаган, Мартин да рус телен өйрәнә. Яшь пар тормыш итәргә Германиягә күчәргә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International