Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

2016 елның 17 һәм 18 ноябрьдә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенең хезмәткәрләре, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көннендә, 15 нче  һәм 20 нче номерлы мәктәпләрдә, 10 нчы сыйныф укучыларына «ЗАГС  органнарының хокукый нигезләр эшчәнлекләре һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә 2015 елның  һәм 2016 елның -10 аеның дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү " темасына дәресләр үткәрделәр.

ГХАТ Идарәсе  хезмәткәрләре  10 нчы сыйныф укучыларына   гаилә  законнарының барлыкка килү тарихы һәм үсеше, гражданлык хәле актларын теркәү тәртибе турында сөйләделәр. Дәрес барышында укучылар электрон рәвештә  бердәм дәүләт хезмәтләре порталы эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат алдылар.

 18 ноябрьдә идарәдә "кайнар линия" телефоны буенча түләүсез юридик консультацияләр эшләде. Сораулар белән белгечләргә, балалар, ата-аналар һәм  гаиләләренә балалыкка алырга теләгән гаилә членнары, шулай ук  башка файдалы мәгълүмат белергә теләгән граңданнар мөрәҗәгать итә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International