2016 елның 21 ноябренда Яшел Үзән муниципаль районы Васильево башкарма комитеты тантаналы рәвештә никахны теркәү залында, "агач" гаилә тормышы юбилярларын тантаналы хөрмәтләү узды. Чернов Алексей Алексей улы һәм Ольга Анатолий кызы уртак никахта 5 бәхетле ел яшиләр.
Бәйрәм чаралары барышында юбилярлар үз никах берлеген раслап Васильево бистәсенең юбилей туйлар "мактау китабы" үз имзаларын куйдылар.
Аннары соң мәхәббәт һәм тугрылык хисләрен белдереп алар агач куеныннан ясалган балдаклар һәм браслетлар белән алмаштылар.
Инде 5 ел гаилә тормышы артта калды, бик күп эшләнгән бу вакыт эчендә. Иң мөһиме, әлбәттә инде, аларның кызлары Анна туу аңа тиздән бер ел тула. Әмма алда әле тагын да бик күп матур вакыйкалар һәм якты киләчәк.
Экранда слайдлар күрсәтелде андагы туй һәм кызлары туган мизгелләр сүрәтләнгән иде.
Юбилей истәлеге итеп Черновлар гаиләсенә адреслы папка һәм агач поднос тапшырылды.
Кичәнең ахырында, юбилярларга шарда иң изге теләкләрен тәкъдим ителде. Бер үк вакытта һәркем үз ягына кызыл йорәккә үз теләген язган, алар "гомергә-бергә!" бер бөтенгә әверелде. Бу юллама кичке күккә чыгарылды.