Гаилә – җылы учак. Бары тик гаиләдә генә син бәхетле. Бары тик гаиләдә генә сине сагынып, көтеп торалар.
Баларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә Балык бистәсе районында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны белән тантаналы өлеш башланды.
Һәрберсен аерым тәбрикләп, киләчәктә үз илләренең лаеклы гражданнары булуын теләп, ТП УФМС җитәкчесе Әлфия Альмухаметова, паспорт тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина яшьүсмерләрне тормышларында була торган тантаналы көннәре белән тәбрик итте.
Һәрбер дәүләт гражданы өчен бу мөһим вакыйга, чөнки паспортлы булу илебез алдында булган бурычларны тугъры үтәү дигән сүз.
Тантаналы чарада яшьләр генә түгел, аларның әти-әнисе дә теләп катнашты. Һәрберсе үз балаларының тормышында була торган мөһим вакыйгаларның берсе белән ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде.