20 ноябрь көнне Баулыда Августа Иван кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен ресторанда билгеләп үтте. Ул кайчандыр бу ресторанны бизәкләүдә катнашкан иде. Чөнки лаеклы ялга чыкканчы Августа апа маляр булып эшли.
Юбилярны Президент В.В.Путин исеменнән Баулы район башкарма комитеты эшләр идарәчесе Хәким Мугинов котлады һәм котлау хатын тапшырды.
Коллектив исеменнән Августа Иван кызын "Актюбинское СМУ" предприятие директоры Кәрим Корбанов бик җылы котлады, бүләк тапшырды.