2016 нчы елның 21 нче ноябрь көнендә Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында яшәүче Хәмидә Сәфиуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев , балалары, якыннары, туганнары килгән иде. Һәркайсы Хәмидә әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен житкерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.